Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аны барысы да хөрмәт итә

Гөлүсә Кәүсәр кызы Закирова Чирмешән лицеенда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Тәнәфестә аны һәрвакыт балалар әйләндереп алган була. Ул укучылары белән нәрсә турындадыр сөйләшә, аңлата, кайвакыт алар арасында бик кызыклы кайнар бәхәс тә туа. Бервакыт без тау шуарга бардык. Монда шактый күп бала-чага җыелган иде. Шул арада таныш...

Гөлүсә Кәүсәр кызы Закирова Чирмешән лицеенда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Тәнәфестә аны һәрвакыт балалар әйләндереп алган була. Ул укучылары белән нәрсә турындадыр сөйләшә, аңлата, кайвакыт алар арасында бик кызыклы кайнар бәхәс тә туа.


Бервакыт без тау шуарга бардык. Монда шактый күп бала-чага җыелган иде. Шул арада таныш көлү тавышы ишетелде. Әйе, бу ул иде, үз классы белән валга килгән. Бердәнбер ял көнен дә жәлләмәгән, укытучы өчен классының бердәмлеге мөһимрәк булган. Гөлүсә Кәүсәр кызының энергиясенә шаккатырлык.

Аның дәресләре дә үзенә күрә бер мавыктыргыч тамаша. Бай сөйләм теле, үтемле интонация белән аңлатылган дәрес темасын укучылар бирелеп тыңлыйлар.

Шул ук вакытта Гөлүсә Закирова таләпчән укытучы да. Аның укучылары имтиханнарны "бик яхшы" билгесенә тапшыралар, ул беркемне дә өстен күрми, һәркемгә гадел карашта. Безнең өчен янып-көеп йөрүе, игътибарлы, сабыр булуы белән укытучыбыз зур ихтирам яулады. Без аңа бик рәхмәтле.

Айгөл Шакиржанова,

Чирмешән лицееның 8 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Закирова