Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җанатарларны ерак юл да куркытмый

Мин футбол җанатары, улым да футбол уйный. Шуңа күрә Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатын көтеп алдым.

Ничек тә, берәр матчны булса да, стадионга барып карау турында хыялландым. Испания-Иран матчына алдан ук билет алып, улым Булат белән башкалага бардык, хозурланып карадык, рәхәтлек алып кайттык.

“Казан Арена” стадионына 43 меңләп футбол сөючеләр җыелган иде. Без Иран җанатарлары белән бер секторда туры килдек. Алар белән дә аралашу мөмкинлеге булды, бергә фотога да төштек. Уенны стадионнан карауның рәхәтлеген аңлата да алмыйм. Башка матчларны телевизордан карап бардым, әле Казанга тагын барып булмасмы дигән уем бар.

Чемпионатны үз күзләре белән күрү өчен Архангельскидан, Ханты-Манси республикаларыннан килүчеләр дә бар. Берәү 18 сәгать автобуста килдем, дип сөйләде. Ә безгә берничә йөз километрдагы Казаныбызга бармау ничектер оят та кебек. Тагын кайчан дөнья чемпионатын күрү мөмкинлеге була?!

Теләгән кешегә әле дә билетлар алырга була. Электрон формада сатылмаса да, матч башланырга берничә көн кала, билетлар билет үзәкләрендә барлыкка килә, ФИФА сайтыннан күзәтеп кенә барырга кирәк.

Миләүшә Батыршина.

Чирмешән.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X