Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Алтын кашык – кияүгә

Район газетасы кияүләр турында язмаларга бәйге игълан иткәч, мин дә бердәнбер киявем турында язарга булдым әле. Мактанырлык, мактарлык ул безнең.

Электән үк кияүләр гаиләгә хөрмәтле кеше булып өстәлгән. Әби-бабайлардан калган әйтем: көзге катык – алтын кашык - кияү белән кызыма, җәйге катык – бакыр кашык - улым белән киленгә. Икенчесе дә бар: кияү орышса – ишек бавын тот, улың орышса – түр башына мен, диләр.

Улыбыз өйләнсә дә, кызыбызны кияүгә бирсәк тә, гаиләгә яңа кеше кушыла. Якын күреп, ышанып, яратып, без кыз балабызны кияү кулына тапшырабыз, тыныч, тату яшәвен теләп хәер-фатихабызыны бирәбез. Аларның яхшы торуында үз кызыңның да тәүфыйклы булуы мөһим.

Ике баламның әтисе, 45 ел бергә яшәгән каенанам Рузиганың улы – хәләл җефетем Минхәмәт 1980 елда бу дөньядан фаҗигале төстә мәңгелеккә китеп барды. Шөкер, ике балабыз да - улыбыз да, кызыбыз да тәүфыйклы булып үстеләр. Кызым Ландыш 1989 елда Югары Чегодай егете Фәрит Идрис улы Мортазинга кияүгә китте, хәзер алар Чирмешәндә яшиләр, өч кыз үстерәләр. Шул елдан бирле без гел киявебезнең ярдәмен тоеп яшибез. 1997 елда өй җиткергәндә, улым янында киявебез гел ярдәмче булды. Фәритнең кулыннан килмәгән эше юк, әмма иң яраткан шөгыле – техника, оста шофер да ул, Саратовта яшәүче туган апам янына ел да алып бара, санаторияләргә илтеп куя, алып кайта. Аллага шөкер, элек әбиләр әйтә иде: кучартканың сабы озын булса, кулың пешми. Бу хак сүзләр.

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X