Татарстан Республикасы көне алдыннан “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы булды.
Безнең районнан яңа LADA Niva Travel автомобильләрен Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Ольга Сайгушева һәм Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков алып кайтты.

Чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “ТР Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Нет комментариев