Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аэропланны мин дә күрдем

Район газетасында, 5нче июль санында, Әмир авылындагы Сабан туе хакында язманы укыгач, бала чагым искә төште. Мәкаләдә язылганча, 1937нче елда колхозның алдынгы эшчеләрен аэропланга утыртып авыл өстеннән әйләндереп йөрттеләр. Ул вакытта 10 яшьлек булган кыз бала - мин дә әлеге вакыйганы ярыйсы ук хәтерлим. Әмир Сабан туена әтием Ибраһим Ризванов...

Район газетасында, 5нче июль санында, Әмир авылындагы Сабан туе хакында язманы укыгач, бала чагым искә төште. Мәкаләдә язылганча, 1937нче елда колхозның алдынгы эшчеләрен аэропланга утыртып авыл өстеннән әйләндереп йөрттеләр.

Ул вакытта 10 яшьлек булган кыз бала - мин дә әлеге вакыйганы ярыйсы ук хәтерлим. Әмир Сабан туена әтием Ибраһим Ризванов белән Лашманнан бардык. Һаман да истә, колхозчыларны йөртәчәк кечкенә генә очкыч авылның Имәнлек урманы буена төшкән иде. Мин аны әле сыйпап та карадым. Ул вакытта машина да күрмәгән бала өчен бу - искиткеч хәл иде. Аэроплан хәтле аэроплан янында басып тор әле син!
Әтинең Лашманнан акылга бераз зәгыйфьрәк булган Салих исемле абыйны аэропланга утыртасы килгән иде. Тик очучылар андыйларны утыртырга ярамый диделәр. Ә менә алдынгыларны очырттылар. Ис китәрлек - ул вакытта хезмәт кешесен ничек зурлый белгәннәр, алар өчен самолет ук чакыртканнар...
Миңа бүген 86 яшь. Әбием Әмирнеке булгач, ничә елдан соң шушы авылда зур иттереп авыл көнен, Сабан туе уздыруларына бик шатландым. Әмир халкы белән гомер буе аралашып яшәдек. Бик кунакчыл, тырыш та халык бит алар.
Оркыя Исхакова.
Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язма Әмир авылындагы Сабан туе хакында