Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Зәйнәб Фәрхетдиновага Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль тапшырылды

Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Лада Гранта" автомобиленә сертификат бүләк ителде. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды. - Сез безнең өчен һаман да яшь, гүзәл, моңлы тавышлы, якты йөзле Зәйнәбебез. Сезне тыңларга никадәрле халык...

Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды.
Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Лада Гранта" автомобиленә сертификат бүләк ителде. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды.
- Сез безнең өчен һаман да яшь, гүзәл, моңлы тавышлы, якты йөзле Зәйнәбебез. Сезне тыңларга никадәрле халык килгән. Үзегез дә беркайчан сынатмадыгыз һәм сынатмыйсыз да. Халыкны алдамыйсыз, беркайчан аларның өметен өзмисез. Мондый заллар җыю җырчының бөеклеге турында сөйли, - диде.
Шулай ук ул залның тарихи бина икәнлеген, заманында биредә Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Алла Пугачева, Мөслим Магомаев, Мирей Матьеларның тавышлары яңгыраганын да әйтте.
Моннан тыш, Римма Ратникова шатлыклы хәбәр дә җиткерде.
- 2020 елда Казанда 5 мең кеше сыешлы Зур концерт залы төзеләчәк. Зәйнәбкә дә шул залларда җырларга насыйп булсын, - диде.
Зәйнәб Фәрхетдинованы шулай ук якташлары, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләде.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/24811

Безнең сайтта укыгыз:

Йозак артында үткән ана язмышы [булган хәл]

http://nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән Зәйнәб Фәрхетдинова автомобиль тапшырылды