Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз. (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннан суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.

Ә ул болай әзерләнә: ныклап пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндерәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 5 хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы, 3 гвоздика, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.

Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев