Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районының Югары Чегодай авылы тарихы турында китап чыкты

Әлеге авыл халкы өчен бу, билгеле, зур вакыйга.

500 данә тираж белән нәшер ителгән әлеге басма тирән эчтәлекле, матур бизәлешле, югары сыйфатлы.

“Югары Чегодай тарихы”н язучы күренекле тарихчы – Россия Ислам Институты профессоры Фәйзелхак Ислаев авылның борынгы заманнардан бүгенгәчә тарихын архивларда сакланып калган документларга нигезләнеп, конкрет фактларга таянып язган. Билгеле, яңа китапка бәя бирү өчен, аны үзең укып чыгарга кирәк.

-Безнең авыл бик бай тарихлы, - ди китапны чыгаруга зур өлеш керткән  якташыбыз Ислам Фәрхетдинов. -Авторы бик әзерлекле белгеч. Мин үзем озак еллар Себердә эшләдем, читтә яшәдем.

Туган авылыбыз гел истә иде. Хәзер тарих, туган тел белән нык кызыксынам. Казанда яшим. Әле менә үзебезнең авылдашларның да нәсел шәҗәрәсен барларга керештем.

“Югары Чегодай тарихы” китабын нәкъ менә Ислам Мәгъсүмҗан улы Фәрхетдиновтан алырга мөмкин (тел. 8-982-583-15-18).

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев