Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Якташыбыз Наил Шәйхетдинов вафат булды

Бүген Россия һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Наил Шәйхетдинов вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 26 январьда, иртәнге сәгать 10да К.Тинчурин театрында була. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин...

Бүген Россия һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Наил Шәйхетдинов вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 26 январьда, иртәнге сәгать 10да К.Тинчурин театрында була.

Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның "Кыр казлары артыннан" әсәрендә - Әкбәр, "Сандугачлар килгән безгә"дә - Хәмзин, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган әлеге һәм күп кенә башка рольләрне башкарып танылды, тамашачы хөрмәтен яулады.
Наил Шәйхетдинов һәрвакыт рольгә керә белеп, оста, халыкчан, җиренә җиткереп уйнаучы талантлы артист иде.
Райондашларыбыз Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр хәсрәтен уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наил Шәйхетдинов театр