Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа Элмәледә электр утының көчәнешен үлчәгәннәр

Яңа Элмәле җирлегендә узган халык җыенында Борис Илдиряков үз хуҗалыгында кайвакыт электр уты начарланудан зарланган иде.

Район электр челтәрләре начальнигы Рамил Кәримов әйтүенчә, алар бу хәлне урынга барып тикшергәннәр, челтәрләрдә көчәнешне үлчәгәннәр. Ильдиряковның аларга дәгъвасы юк.

Сүз уңаенда, электр челтәрләре Иске Элмәледәге Гагарин урамында урнашкан 369 нчы трансформатор станциясен һәм аннан электр узучы линияне үзгәртеп кора, яңарта.

Электр белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар булганда 2-27-20 телефонына, диспетчерларга шалтыратырга мөмкин.

 Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X