Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җәй көне күзе җәрәхәтләнгән кешегә ничек ярдәм итәргә?

Сорауга Республика клиник офтальмология хастаханәсе табибы Элина Минхуҗина җавап бирә.

Күзе җәрәхәтләнгән кешегә ничек ярдәм итәргә?

  1. Җәй көне күз җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер ишәя. Бигрәк тә триммер белән печән чапканда күзенә металл кисәге эләккән кешеләр күп. Үлән арасында нәрсә генә юк бит. Аның аркасында хәтта сукыр калучылар да очрый. Болгарка, чүкеч, кувалда белән эшләгәндә махсус күзлек кимәгән кешеләр арасында да күз җәрәхәтләре еш очрый. Шуңа күрә җәйге эшләр вакытында аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
  2. Күзгә чүп керсә, аны ышкымаска кирәк. Үзлегеңнән генә чыгарырга тырышу бик хәтәр.
  3. Җәрәхәтләнгән күзгә антибиотик тамчылар салу файдага булачак. Әмма аның кабы ачылмаган булырга тиеш. Ачылган тамчылар бер айдан сыйфатын югалта.
  4. Күзгә чиста салфетка каплагыз.
  5. Күзгә химик матдә керсә, күзне агып торган суда юдырып алырга кирәк.
  6. Күз җәрәхәте булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур.
  7. Җәй көне күзләрне саклау өчен кояш күзлегеннән йөрү, башка киң козыреклы кепка кию хәерле. Балаларга, күз авыруларыннан интеккән, күзенә операция ясаткан кешеләргә бу чорда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев