Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Уылдык ала беләсезме?

Аның чынын ялганыннан ничек аерырга?

Баксаң, чын уылдык бары тик пыяла савытта була икән. Чөнки аны пластик савытка салмыйлар, ә калай савытта ул оксидлаша.

Эшләп чыгару вакыты да бик мөһим. Сөләйман балыклары май уртасыннан сентябрьгә кадәр уылдык чәчә, банкаларга шул вакытта тутырылырга тиеш. Башка вакытта эшләнеп чыгарылса, ул туңдырылган ярымфабрикат яисә имитация була.

Банкада уылдык болганып йөрмәскә тиеш. Ул тигез генә шуарга мөмкин. Аны астын-өскә әйләндерсәң, сыйфатлы уылдык аска төшми, ә шуа башлый.

Идеаль составта уылдык һәм тоз гына булырга тиеш. Ләкин еш кына аңа консервантлар кушалар. Бу сорбин кислотасы Е200 һәм натрий бензоаты Е211 булырга мөмкин.

Чын уылдыктан балык исе килергә тиеш.

Йорт шартларында уылдыкның сыйфатын тикшереп карарга уйласагыз, аның берничәсен кайнар суга салыгыз. Аксымлы продукт буларак, ул бөрешә һәм суда ак көрпәләр хасыйл була.

Ашларыгыз тәмле, табыннар ямьле булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев