Ульяновка җирлеге авылларында 653 кеше теркәлгән
Белеп торыгыз

Ульяновка җирлеге авылларында 653 кеше теркәлгән

Ульяновка авыл җирлегенә керүче биш торак пунктта (Ульяновка, Нагорный, Саминовка, Сосновка, Девичья Поляна) 337 хуҗалык исәпләнә.

Шуларның 259сында халык даими яши, 62 йортка хуҗалары җәй айларында гына кайта, 16 йорт – “ятим”.

Җирлектә 653 кеше теркәлгән. Ир-атлар – күбрәк (335), хатын-кызлар – 318. Төп халык – чувашлар (633), шулай ук руслар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре дә яши.

Автор фотосы

 


Нет комментариев