Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Укытучыларга 200 мең нәрсә өчен бирелә?

Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылырга тиеш. Шундый эчтәлектәге карарга РФ Мәгариф һәм фән министры Д.Ливанов кул куйган. Әлеге премия һәркемгә дә эләкми. Аны алу өчен нинди өстенлекләргә ия булу кирәк соң? Рәсми таләп бер генә - укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләргә һәм...

Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылырга тиеш. Шундый эчтәлектәге карарга РФ Мәгариф һәм фән министры Д.Ливанов кул куйган.

Әлеге премия һәркемгә дә эләкми. Аны алу өчен нинди өстенлекләргә ия булу кирәк соң?
Рәсми таләп бер генә - укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләргә һәм төп хезмәткәр булырга тиеш. Премиягә дәгъва кылучыларга башка таләпләр: фән буенча шәхси методик кулланмалар, соңгы 3 елда укучыларның югары күрсәткечләре, дәрестән тыш эшчәнлектәге уңышлары, шулай ук автив гражданлык позициясе һ.б. Педагогның балаларның төрле төркемнәре, әйтик, сәләтле, физик мөмкинлекләре чикле укучылар белән эшләү сәләте дә исәпкә алынган. Конкурста катнашучы таләп-шартларның һәркайсы буенча 10 баллга кадәр алырга мөмкин булган. Гомуми баллар саны буенча педагогларның рейтингы төзелгән.
Бүгенге көндә премия алачак кешеләр исемлеге сер булып кала бирә. Көтәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия Укытучылар көне