Тычкан кечкенә булса да, зыяны зур
Районыбызда 2011 елда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 2 очрагы теркәлсә, агымдагы елның 11 аенда бу күрсәткеч 9га җиткән. Безнең район территориясе әлеге чирнең таралуы буенча "алдынгылыкны яулады". Ә бит бу - күпчелек очракта кешенең бөеренә нык зыян салучы куркыныч чир. Авыру йоктыручыларның артуы - җирән кыр тычканнарының нык...
Районыбызда 2011 елда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 2 очрагы теркәлсә, агымдагы елның 11 аенда бу күрсәткеч 9га җиткән.
Безнең район территориясе әлеге чирнең таралуы буенча "алдынгылыкны яулады". Ә бит бу - күпчелек очракта кешенең бөеренә нык зыян салучы куркыныч чир. Авыру йоктыручыларның артуы - җирән кыр тычканнарының нык үрчүенә бәйле. Быел әлеге чирне Чирмешәндә һәм Сосновкада икешәр кеше, Түбән Чегодайда, Саминовка, Дев. Поляна, Якты Тау, Тукайда берәр кеше йоктырган.
Тычканнарның биологик бүлендекләре аша күчүче әлеге чир кешенең үпкәсенә сулыш юллары аша эләгә.
Шуннан кан тамырлары аша башка органнарга да күчә.
Геморрагик бизгәк авыруын кисәтү максатында, өйләрдә һәм башка корылмаларда санитария-техник чаралар үткәрү мөһим; су һәм азык-төлек кимерүчеләр кагылырлык урында булмасын; күсе-тычкан тигән азык-төлекне термик эшкәртүсез файдаланырга ярамый. Кимерүчеләр эзләре булган биналарда 3 процентлы хлорамин эретмәсе яки башка дезинфекцияләү чарасы белән дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.
Шәхси йортларда кимерүчеләрне юк итү өчен махсус препаратлардан файдалану нәтиҗәле, аларны дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтеннән алырга була.
Рәфис Гафуров,
Роспотребсоюзның ТР буенча идарәсенең Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәрендәге территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев