Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Туймәт укучылары макулатураны күп җыйган

Ел башыннан район мәктәпләре укучылары 7293 килограмм макулатура һәм 650 килограмм пластик җыйганнар.

Бер укучыга бүлеп исәпләгәндә, 3,33 килограмм кәгазь калдыклары һәм 0,29 килограмм пластик туры килә.

Икенче чимал җыюда Чирмешән лицее укучылары нык тырышкан, аны 1895 килограмм (бер кешегә бүлсәк – 5 килограмм) туплаганнар, ләкин биредә укучылар саны да күп – 376. Ә менә Туймәт мәктәбендә  әлеге күрсәткеч бер укучыга (барлыгы 38 укучы) уртача 19 килограмм ук туры килә. Бәркәтә, Шешминка балалары да алдынгылар сафында. Ә менә Түбән Кәминкә мәктәбе (34 укучы) бу өлкәдә әлегә нык калыша.

Пластик шешә җыюда да туймәтлеләр сынатмый, бүген монда бер укучы уртача 1,58 килограмм пластик җыйган, ягъни  әлегә иң зур күрсәткеч. Ә менә Утыз Имән, Кара Чишмә мәктәпләре укучылары әлеге  төр чималны  җыя да башламаганнар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X