Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Төркиядә Гөлсем ханым табып алып тәрбияләгән Россия егете Өмет вафат

Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-күзәтеп торган. (Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр...

Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-күзәтеп торган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-тәрбияләп торган.

Кабадайы «Анадолу» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Өмет соңгы 10 көн дәвамында реанимациядә яткан. Соңгы көннәрдә аның хәле бик нык начарайган.

«Аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдылар. Бөерләре эшләмәгәнлектән диализ үткәрелде. Бүген иртән аның йөрәге тибүдән туктады», - диде Кабадайы.

Өметне Акдениз Университеты хастаханәсенә 2008 елның августында булган коточкыч юл һәлакәтеннән соң китерәләр. Кабадайы аны хастаханәгә танышының хәлен белергә килгәч күрә. Ханым егетне ике ай дәвамында биредә карый, аннары өенә алып кайта.

Беренче каналдагы «Пусть говорят» тапшыруларының берсе Өмет һәм Гөлсем Кабадайыга багышланган иде.

tatar-inform.tatar фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Россия егете Өмет вафат тәрбияләгән алып табып Гөлсем ханым Төркиядә

2
X