Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тоз күп ашама, инсульт булмасын

Кеше органимы тир белән 2 гр, ә күз яшьләре белән 1 гр тозны югалта. Шуңа да безгә тәүлегенә 5-6 гр тоз кирәк.

Әмма күп очракта ризыкка тоз сибеп ашап, аның күләме 10-15 гр га кадәр арта. Бу кирәкле нормадан ике-өч тапкырга артык.
Эссе якларда тир күбрәк бүленеп чыга һәм аларның организмына тоз 2 гр га күбрәк кирәк.

Тозның нормадан артып китүе исә бөерләргә, йөрәк һәм артерияләргә зыян китерә. Алмашу процессы бозылгач, организмда сыеклык тоткарланып кала, шуннан кеше шешенә. Моннан тыш тозны күп куллану баш өянәге китереп чыгара.

Белгечләр әйтүенчә, тоз ашауны көненә 3 гр гына киметсәк тә, инсульт барлыкка килү куркынычы – 22, инфаркт – 34 процентка кими. Кан басымы да көйләнә.
Нинди тоз кулланырга дигәндә, йодлысын алырга кирәк. Ул арзан да, калкансыман биз авыруларын профилактикалауда нәтиҗәле чара да.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев