Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тол кызлар моңы

Мин килеп кергәндә, ул сандык актара иде. Үзе сулкылдый, ә үзе әкрен генә ниндидер көй суза. Үткәндәге хатирәләргә шулкадәр бирелгән ки, хәтта мин кергәнне шәйләми дә калды.

Болай сиздермичә тору уңайсыз булганга, мин дәшәргә батырчылык иттем. Башын күтәреп, байтак карап торса да, ул тиз генә бу халәтеннән чынбарлыкка кайта алмады. Кешене кадерле истәлекләреннән аеруыма үкенеп куйдым. Үзе сиздермәскә тырышса да, керфек очына эленеп калган яшь тамчысы сандыктан яңа гына алган, сөйгәненнән 57 ел элек килгән саргаеп беткән өчпочмаклы хатка тамды. Хатлар арасыннан бер солдат фоторәсемен алып күкрәгенә кысты да, үбеп, кире урынына куйды.

Сандык янәшәсендәге урындыкта үз куллары белән бирнәгә дип әзерләгән чиккән сөлге, мендәр башлары, карават япмалары кыр чәчәкләре чигелгән кулъяулык, чолгау, күкрәкчә, чынаяк япкычы, ашъяулыклар өелгән. Аларга никадәр йөрәк кайнарлыгы, күз нурлары, өмет тулы шатлыклы матур хыяллар салынган булган…

Әйе, сандык тутырып әзерләнгән, каһәр суккан сугыш нәтиҗәсендә ияләренә барып ирешә алмаган бүләкләр, егет-кияү өенә килен булып төшү шатлыгыннан мәхрүм булган бирнәләр…

Аһ! Шушы афәт аркасында кавыша алмыйча калган бер-берсен өзелеп сөйгән парлар, өзелгән өметләр, челпәрәмә килгән матур хыяллар, вакытыннан алда сулган йөзләр меңнәрчә-меңнәрчә бит алар! Ул вакыттагы әдәпле, инсафлы, оялчан кызлар өчен, яшертен генә, беркемгә дә фаш кылмыйча, хәтта үзеннән дә оялып кына зарыгып-зарыгып көткән, бик күп йокысыз төннәрнең сәбәпчесе булган, йөрәкләрне өзгәләгән җан сөйгәннәренең хәзер әнә шул саргайган өчпочмаклы хатлары белән фотосурәтләре генә торып калды. Шул хатларның берсен ул миңа да укырга рөхсәт итте. Андагы илаһи мәхәббәт, ихлас күңелдән бирелгән эчкерсез вәгъдәләр, кыя ташларын эретерлек кайнар хисләр бәгырьләрне өтеп алырлык.

Их, кызлар, кызлар! Сөю-сәгадәткә, гомерлек бәхеткә лаек булсагыз да, күбегезгә андый куанычлар насыйп булмады шул. Күңел дәфтәрләрегез хәсрәтле юллар белән чуарланды. Кайгы мөһере сугылган конверттагы «батырларча үлде», «хәбәрсез югалды» дигән сүзләргә ышанмыйча, һаман да сөйгән егетләрегезне көтеп, яшерен генә яшь түгүче, кабергәчә аларга тугрылык саклаган изге җаннар! Сездәге сабырлык, батырлык, хатын-кызларга хас горурлык, сафлык турында сөйләп, язып бетерерлекме соң?!

Сезгә чит куллар кагылып яисә кемдер күңел кылларын чиртеп кенә карасын! Ай-һай, хәтәр булыр иде. Сез никадәр шат булырга тырышсагыз да, йөрәгегездә йөрткән мәңгелек яра, йөзегездәге гомерлек сагыш, күзләрегездәге моң, җәрәхәтле эчке халәт барыбер үзен сиздерми калмый. Шул китүдән чит җир туфрагында ятып калган кадерле кешеләрегезне иң изге сер итеп, күңел түрендә саклап йөртәсез. Бу соңгы сулышкача шулай дәвам итәчәк.

Сезнең батыр хезмәтне санап, бәяләп кенә бетерерлекмени соң?! Сугыш сезне матур гаилә корып, парлап яшәүдән, өй тулы балалар үстереп, игелеген күрүдән, чөя-чөя рәхәтләнеп, ләззәтләнеп оныклар сөюдән мәхрүм итте, ялгызлыкка, кыз килеш толлыкка дучар кылды. Ул вакыттагы гүзәл кызлар хәзер чал чәчле, аяк-куллары сызлаулы, башкаларның оныкларына кызыгып, ымсынып караучы әбиләр шул инде. Бу изге җаннарның күңеле бик аздан да була; саф, садә күңелле бит алар. Шуңа күрә алар күңеленә сак кагылыйк, хөрмәтлик, олылыйк, кадерлик без аларны.

Аларның күңел кыллары бик нечкә, хәтта шатлыктан да керфек очларына көмеш чыклар эленә…

Фәүзия ВАХИТОВА,

Саба районы, Эзмә авылы.

Чыганак: https://beznen.ru

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X