Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тимур Какохо Конституциягә төзәтмәләрне җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе дип бәяли

Дәүләт гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итәчәк һәм аларның үз сәясәтен формалаштыруда катнашуын тәэмин итәчәк.

Илебез Конституциясенә гражданлык җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә — җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. Бу хакта «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо әйтте, дип яза «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы

«Минемчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерә торган коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде», — дигән әлеге юрист.

Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үз идеяләрен тәкъдим итеп, үзгәрешләр таләп итә ала, дип тә әйткән ул. Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

Моңа кадәр «Татар-информ» Татарстан Дәүләт Советының РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.

Фото: Рамиль Гали.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев