Чирмешәннең Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында Белем бәйрәме барабанчылар маршы белән башланды.
Быел биредә 5-11 нче сыйныфларда 145 бала укыячак, аларга 20 педагог белем һәм тәрбия бирә. Әлеге мәгариф учреждениесендә белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта.
-Быел 5 сыйныфка 22 бала килде, әле тагын гаризалар бар иде. Быел, гомумән, 53 яңа укучы кабул иттек, - ди мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләйманов. – 8 нче сыйныфта 33 бала белем аалачак, ул безнең иң зур сыйныф. Мәктәптә республиканың төрле районнарыннан, хәтта Удмуртиядән, Башкортостаннан, Марий Элдан, Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән дә килеп укыйлар. Интернатта читтән килгән 135 бала яши.

18 ел элек ачылган мәктәпне инде йөздән күбрәк кадет тәмамлады. Алар арасында Рязань, Пермь, Сызрань, Казан шәһәрләрендәге хәрби уку йортларында һөнәр үзләштерүчеләр дә бар. Быел мәктәпне тәмамлаган кадетлар барысы да югары уку йортларына кергәннәр.
-Бүген бик истәлекле көн. Сез киләчәктә әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның, Ватанның өметләрен акларсыз, дип уйлыйм. Иң мөһиме - кадет мәктәбенең үрнәк, лаеклы вәкилләре булып калуыгызны телим, - диде тантанада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов.
Быелгы уку елында район мәктәпләрендә барлыгы 1682 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка исә 102 сабый керде
Нет комментариев