Тавык суыкта күп йомырка салсын өчен КИҢӘШ
Кышын тавыкларга җылыта торган азык ашатырга кирәклеге кош-корт асраучыларның һәркайсына мәгълүм. Моның өчен кошларны күбрәк болгаткан азык белән тукландырырга кирәк. Түбәндәге рецепт тавык асраучыларга файдага булыр.
Азыкның 50 проценты – пешерелгәннән соң ваклап туралган яшелчә (кишер, бәрәңге, чөгендер, кәбестә, топинамбур);
* 10–15 проценты – үрдерелгән бөртек (арпа, солы, бодай);
* 10–15 проценты – гадәти бөртек (арпа, бодай);
* 10–15 проценты – бодай көрпәсе:
* 5–10 проценты – вакланган кукуруз.
Моннан тыш азыкка 20 грамм чамасы сөяк оны, балык мае (бер тавыкка 1 грамм исәбеннән) өстәргә мөмкин.
Болар барысы да бик туклыклы, кош-корт организмында озак эшкәртелә һәм аңа энергия, җылылык бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев