Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 88 яңа очрагы расланган
Белеп торыгыз

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 88 яңа очрагы расланган

Аларның 9ы читтән кергән, 79ы - контактлы.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 88 яңа очрагы теркәлгән: 18 кеше хастаханәләргә озатылган, 70 кеше өйдә дәвалана - аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Соңгы бер тәүлектә Covid-19ны иң күбе Казанда - 46 кеше йоктырган.

Татарстанда тулаем пандемиянең 1586 очрагы расланган, шулардан 340 кеше терелгән.

Чирмешән районында коронавирус апрель, май айларында ике кешедә расланган иде.


Нет комментариев