Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстанда комбайнчы комбайн урагы астына эләгеп һәлак булган

    Татарстанда кырда комбайнчы үлеменнән соң тикшерү эшләре башланган. Бу хакта республика тикшерү идарәсе хәбәр итте.

    25 июльдә урып-җыю эшләре вакытында Минзәләнең Дружба авылында 56 яшьлек комбайнчының гомере өзелгән.

    Реклама

    «Нива» комбайны белән идарә итүче ир билгесез сәбәпләр аркасында комбайнның урагына эләккән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул шунда ук һәлак булган.

    Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: