Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстан синоптиклары кырау һәм көчле җил турында кисәтә

    Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

    Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстанда янә кырау һәм көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Республиканың көнчыгышында төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Шунда ук урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.

    Реклама

    Моннан тыш, иртән һәм көндез төбәк территориясендә, шулай ук Казанда җил секундына 15-18 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: