Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә булачак

Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында уза. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Зур тантанага 1,3 мең кеше килә. Анда РФ Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Аннары Рөстәм Нургали улы республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев