Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Спутник” V вакцинасының гомерлеккә иммунитет булдыру ихтималын әйткәннәр

Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург COVID-19 инфекциясеннән вакцинаның кешегә гомерлек иммунитет булдыруына ышаныч белдергән.

“Вакцинаның бер-ике елга гына түгел, ә гомер буе тәэсир итүенә ышанычым бар. Ике тапкыр укол кадатасың да, калган гомереңне тынычланып яшисең”, – дигән белгеч.

Аның әйтүенчә, вакцинациядән соң антитәнчекләре кимегән кешеләргә, сынау максатында, кабат прививка ясап караячаклар. Антитәнчекләр икенче-өченче-дүртенче тәүлектә пәйда булган очракта, әлеге кешеләрнең организмында хәтер күзәнәкләре бар, дигән сүз. Бу исә беренче тапкыр прививка ясатканнан соң иммунитетның саклануын аңлата. Мондый тикшеренүләрне бер ел-ел ярым дәвамында үткәрәчәкбез, дип басым ясап әйткән галим, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев