Соңгы тәүлектә Татарстанда 105 кеше коронавирус йоктырган
Белеп торыгыз

Соңгы тәүлектә Татарстанда 105 кеше коронавирус йоктырган

Бүген республикада COVID-19ның 105 яңа очрагы теркәлгән.

Әлеге диагноз белән 31 кешене больницаларга салганнар, 74 кеше амбулатор рәвештә дәвалана - аларда  авыруның  җиңел яки симптомсыз формалары.

Соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар  иң күбе Казанда (41 очрак) ачыкланган, Яр Чаллыда  әлеге диагноз 22 кешедә расланган.  Чирне йоктыручылар шулай ук  Әлмәт, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Лениногорск районнарында  теркәлгән.

Чирмешән районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары юк.

Россиядә бер  тәүлектә  коронавирус белән 11231 кеше чирләгән.

фото: pixabay.com

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев