Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сарымсакны утырту вакытын билгеләүче ике фактор

Сарымсакны кайчан утыртуның төгәл көне юк.

Салкыннар башланырга ике-өч атна кала, диләр. Тик ул салкыннарның кайчан башланасын кайдан белергә? Сарымсакны утыртыр вакыт җиткәнен белер өчен, тәрәзә артындагы градусникка гына карарга кирәк. Ул иң дөрес вакытны күрсәтә.

Иртәрәк утырсаң, сарымсак кыш кергәнче үсә башлый, язын саргаеп, чирләп утыра. Соңрак утыртсаң, салкыннар башланганчы тамыр бикләп өлгерми, өшергә мөмкин. 
Утырту вакытын дөрес билгеләр өчен ике факторны гына күздә тотарга кирәк.
1.Сарымсак һава температурасы 3-5 градус җылы булганда тамыр җибәрә. 3 градустан да түбәнрәк һава температурасында андагы бар процесслар да туктала, димәк, тамыр да җибәрми. 
2. Сарымсак һава температурасы 10 градус җылы булганда үсә башлый. 
Димәк, моннан нәтиҗә: сарымсакны һава температурасы 10 градустан кимегәч утыртырга кирәк. Ләкин ул 5 градустан да ким булмасын. Менә шул чагында сарымсакның тамырлары ныгып өлгерсә дә, кыяк чыгарырга җитешмәс. 
Икенче юлы исә көздән суган утырту турында сөйләшербез. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев