Чирмешән районында машина бәрдергән бер ир-атны больницага озатканнар
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында машина бәрдергән бер ир-атны больницага озатканнар

Узган якшәмбе кичендә, 27 сентябрьдә, Иске Котыш авылы янында бер ир-атны автобус бәрдергән.

-Кузай-Нурлат автоюлынның 62 нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Автомашина юлыннан караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементларсыз барган 63 яшьлек ир-атны (райондашыбызны) каршы яктан килүче автобус бәрдерә. Зыян күргән җәяүлене Әлмәт больницасына озаттылар, - дип хәбәр итте район автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов.


Нет комментариев