Районда узган “Татарстан кроссы – 2026” массакүләм йөгерү ярышында спорт сөюче 590 кеше стартка басты.
Чарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып, ветераннарга кадәр катнашты. Узган якшәмбенең көзге җылы көне район халкы өчен спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше бәйрәменә әверелде. “Сабантуй” стадионында оештырылган масштаблы бәйга көрәш һәм күтәренке кәеф территориясен хәтерләтте.
Спорт бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова ачып җибәрде һәм спортчыларга уңышлар теләде. Ә җиңүчеләр бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов кулыннан алдылар. Һәр категориядә җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырдылар. Иң яшь һәм иң өлкән спортчылар да бүләксез калмады.
Чирмешәнлеләр 10 яшь категориясендә 18 төркемдә көч сынаштылар. Спорт бәйрәмен иң кечкенә катнашучылар ачты. 8 яшьлек һәм аннан кечерәк балалар 500 метр дистанцияне үтте. Аларның җиңүләренә әти-әниләре, әби -бабайлары һәм җанатарлар көч биреп торды.
Иске Элмәледән 7 яшьлек Валерия Макарова үз төркемендәгеләр арасында иң җитезе булды.
-Эстафетада мин өченче килдем, ә оныгыбыз – беренче, - дип горурланып сөйләде бабасы Андриян Тимирясов. – Валерияга зур өметләр баглыйбыз, спортчылар династиясен дәвам итүче үсә. Әнисе (кызыбыз) – Татарстан республикасы чемпионы.
VIP-йөгерү чарага аерым төсмер өстәде, анда район хакимияте вәкилләре, предприятие җитәкчеләре катнашты. Бу төркемдә ир-атлар арасында - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мусин, хатын-кызлар арасында үзәк китапханә директоры Земфира Җамалетдинова иң җитезләре булды.
Чирмешәннән Алсу Хәкимова улы өчен җан атты. 1 нче Чирмешән мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гамир сынатмады 11-12 яшьлек малайлар арасында яшьтәшләреннән өстен чыкты.
-Безне өч улыбыз да хоккей белән шөгыльләнә. Ә менә Гамирның йөгерү ярышларында беренче тапкыр гына катнашу, бик шатландым, - диде Алсу Тәлгать кызы. – Балаларга спортка мәхәббәт үзебездән бирелгән дип уйлыйм. Яшь вакытта үзем дә спорт белән актив шөгыльләндем. Без, гомумән, гаиләбез белән спорт белән яшибез.
Нет комментариев