Сабаннарга эш күп әле
Белеп торыгыз

Сабаннарга эш күп әле

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 9 меңләп гектарда җир сөрәсе бар (сөрелгәне – 45 мең гектар).

Сабан узмаган җирләр аеруча “Күтәмә АГРОфирмасы”нда күп -  1800 гектар. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә, гомумән, исең китәрлек, 3600 гектар җир һаман эшкәртелмәгән хәлдә.

Уңганнар: “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “БИО АГРО”, “Серендеев Н.И.”, “Гатин Д.М.”, “Фәтхетдинов И.И.”, “Якимов Н.С” хуҗалыклары бу агротехник чараны озакка сузмадылар, күптән төгәлләделәр.

фото: архив


Нет комментариев