Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Роза Сабитова "Давай поженимся" тапшыруында шаккатырды: "Татарларда туйны кәләш ягы ясый"

Күбесенчә хатын-кызлар яратып караучы "Давай поженимся" тапшыруында милләттәшебез Роза Сабитова әледән-әле шаккатыруын дәвам итә. Бүгенге чыгарылышта ул бөтен илгә мондый яңалык җиткерде: "Татарларда туйны кәләш ягы ясый. Чөнки улыңны кайчан үзе тели, шунда тормышка чыгарасың, ә кызыңны - алучысы табылгач кына". Сабитованың хезмәттәшләре бу гореф-гадәткә бераз аптырап, үзләренең татар булмауларына...

Күбесенчә хатын-кызлар яратып караучы "Давай поженимся" тапшыруында милләттәшебез Роза Сабитова әледән-әле шаккатыруын дәвам итә.

Бүгенге чыгарылышта ул бөтен илгә мондый яңалык җиткерде: "Татарларда туйны кәләш ягы ясый. Чөнки улыңны кайчан үзе тели, шунда тормышка чыгарасың, ә кызыңны - алучысы табылгач кына". Сабитованың хезмәттәшләре бу гореф-гадәткә бераз аптырап, үзләренең татар булмауларына сөенеп куйды. Хәер, Роза ханым кайчан чын сөйли, кайчан шаяра - аңлап та булмый. Бәлки бу сүзе дә шаяру гына булгандыр.
http://matbugat.ru/news/?id=13952

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Роза Сябитова гореф – гадәт туйны кәләш ясый