Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россия Президенты төбәкләргә бизнес өчен ташлама чыгымнарын компенсацияләргә ышандырды

Региональ бюджетка йөкләнеш аркасында кече бизнеска булышу авыр булган Россия субъектларына бу яхшы ярдәм.

Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең өчтән ике өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бу хакта Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

«Бүген Федерация субъектларының инвестиция салым чигерүе акчасын, табышка салым буенча өч еллык ташламаны бирү хокукы бар, әмма алар бу мөмкинлектән сирәк файдаланалар. Төбәк бюджетларының ни өчен керемнәрен югалтуы аңлашыла. Шуңа бәйле рәвештә, федераль акчалар хисабына төбәкләргә инвестиция салым чигерүе керемнәренең өчтән ике өлешен компенсацияләргә тәкъдим итәм», - диде дәүләт башлыгы.

Президент 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын төгәлләү кирәклеге хакында да әйтте. Бу бизнес тормышын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Узган ел безнең республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,5 млрд сумы - федераль бюджет акчалары исәбеннән. Илкүләм проектны тормышка ашыру Владимир Путинның май указы белән расланды. Ул 2024 ел ахырына кадәр исәпләнгән һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының финанс ресурсларын куллануын киңәйтә.

Россия Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев