Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда төп бәйрәмнәренең берсен – Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтә

Бу көнне барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда, бәкеләрдә суны изгеләндерәләр. Кач мануның төп йоласы – сулыкларда, бәкеләрдә су коену. Әлеге традицияне башкарганда саклык чараларын үтәү зарур.

– Җиһазландырылган бәкеләр, елдагыча, Кече Чегодай авылы янында, Зур Чирмешән елгасында ачыла. Шулай ук Ивашкино һәм Әккәрәй авылларындагы  сулыкларда да купельләр ясалачак. Анда коткаручылар кизү торачак, – ди районның 135 нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. – Кач мануда махсус хезмәтләр вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре күзәтүеннән башка су коену тыела. Балаларга да өлкәннәр күз-колак булырга тиеш. Бәке янына машина белән кермәгез. Исерек килеш коену тыела.

– Бу йоланы үтәү мәҗбүри була алмый, ул ирекле гамәл, шуңа күрә аны үтәргә карар итеп, организмыгызга һәм сәламәтлегегезгә зыян китермәскә кирәк, – диде Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов та.

Әгәр дә инде суга керергә булдыгыз икән, медицина хезмәткәрләре купельгә ашыкмыйча гына төшәргә киңәш итә.

– Иң яхшысы – башны юешләтмичә,  муенга кадәр генә чуму. Бәкедә бер минуттан да артык тормагыз. Ахырдан үзегезне сөлге белән ышкып җылытыгыз һәм коры кием киегез, шуннан соң кайнар чәй эчегез, – дип киңәш итә район үзәк хастаханәсе табибы Юлия Варкичева. – Әгәр сездә йөрәк-кан тамырлары системасы, нерв, эндокрин системасы, күрү органнары, сулыш юлы авырулары бар икән, бәкедә коену киңәш ителми. Шулай ук  65 яшьтән өлкәнрәкләргә, балаларга, йөкле хатын-кызларга суга керүдән тыелырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев