Озын ялларда Татарстанда нинди һава торышы сакланыр?
Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, республикада май башында һава торышының яңгырлы һәм яшенле булуы көтелә.
1 май көнне көндез урыны белән көчле җил-яңгыр булачак, һава температурасы +11+16 градус (республиканың көнчыгышында – 20 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Төнлә – аяз, температура +5+10 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Синоптиклар 2 майда республиканың кайбер районнарында иртән һәм төнлә яшенле яңгырлар фаразлый. Көндез +10+15 градус, төнлә +3+8 градус җылы, секундына 15-20 метр тизлектә җил көтелә, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев