Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нурлатта татар халкының үсеш стратегиясе турында сөйләштеләр

Татар теле  һәм татар халкы  өчен җан атучы  милләттәшләр Нурлат шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының зона пленар киңәшмәсенә җыелдылар, татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.

-Халык белән болай икенче очрашуыбыз, татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышу республикада биш зонада уза, - ди Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. - Бу уңайдан фикер алышу февраль аенда  Россия төбәкләренә күчәчәк. Без әле стратегиянең эскизларын гына эшлибез, аның буенча  һәркем үз фикерен җиткерә ала. Төпле тәкъдимнәр анда кертеләчәк.

Стратегиянең төп максаты - татарның милли үзаңын үстерү, шулай ук бу эшкә татар эшмәкәрләрен дә җәлеп итү.

-Бу эштә милли җанлы эшмәкәрләрнең  ярдәме чагыштыргысыз, - диде үзенең чыгышында Васил Габтелгаяз улы. -  Әйтик, Әмир авылы эшмәкәрләре - Әгъләмовлар туган авылларын үстерү максатында яңа туган һәр балага 100 әр мең сум акча бирә. Чиләбе өлкәсендә туып үскән бер татар эшмәкәре дә туган авылына даими ярдәм итә, халыкка эш урыннары булдыра. Шундый милләтпәрварлар булганда  милләтебезне саклап калырбыз. Безнең бурыч - саклап калу гына түгел, ә аны үстерү дә.

Стратегияне төзегәндә, аның кемгә юнәлтелүе мөһим. Аны һәр татар кешесе аңларга, ул татар гаиләсенә, шул исәптән катнаш гаиләгә юнәлтелгән булырга тиеш. Стратегия Хөкүмәткә, татарларның милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларына да кагыла.

Стратегияне тормышка ашыру өчен һәркем үз ягыннан нәрсә эшләргә  кирәклеген ачык тоемларга тиеш.  Һәр татар кешесе гаиләсе алдында нинди бурыч торганын белү мөһим. Ана телен өйрәнү һәм саклап калу иң элек гаиләдән башланырга тиеш.

Фикер алышуда катнашкан шагыйрь, фән эшлеклесе, публицист Роберт Миңнуллин үз чыгышында: “Татар күңеленнән җыр-моң китмәсен. Бу стратегия татар халкын киләчәккә алып бара торган стратегия булырга тиеш. Танылган шәхесләр булганда  милләт яшәр, ә шәхесләрне милләт тәрбияләргә тиеш,” - диде.

Нурлатка, киңәшмәгә Чирмешән, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә районнарыннан да килгән  делегатларны шәһәрнең Советлар Союзы Герое М.Е. Сергеев исемендәге гимназиясенә, “Буратино” балалар бакчасына, Халыклар дуслыгы йортына, мәдәният сараена алып бардылар, милли тәрбия үрнәкләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятын, көндәлек тормышын чагылдырган күргәзмәләр дә күрсәттеләр, 110 еллыгын билгеләп үтүче шәһәр буенча экскурсия дә оештырдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәнлеләр - Нурлатта - татар конгрессы киңәшмәсендә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев