Ни өчен өйдә диңгез кабырчыкларын сакларга ярамый?
Сезнең өйдә диңгез ярларыннан кайткан матур кабырчыклар бармы?
Эзотериклар аларны өйдә тотмаска киңәш итә. Белгечләр фикеренчә, алар өйгә начар энергетика тартып тора икән. Кабырчык — үлгән моллюскның өе бит ул. Өйгә аның мәете калдыкларын алып кайту яхшылыкка түгел икән. Ул талашуларга, конфликтларга, акчасызлыкка сәбәпче була, ди.
Матур кабырчыкны диңгез буеннан үзегез тапкан түгел, ә сатып алган булсагыз, тагын да начаррак. Акча эшләргә теләүчеләр матур кабырчык эчләреннән тере җан иясен алып ташлап, аны үлемгә дучар итә, ә кабырчыгын сата. Мондый кабырчык бернинди яхшылык та китермәячәк.
Экологлар да кабырчыкларны өйгә ташуга каршы. Алар табигать өчен кирәк. Ә менә феншуй белгечләре, кабырчыклар өйгә начарлык китерми, дип саный. Шуңа үзегез карагыз инде... Тиздән — җәй...
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев