Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ни өчен өстәлне кул белән сөртергә ярамый?

Картәниегез сезгә дә өстәлдәге ипи валчыгын кул белән сөуртмәскә куша идеме?

Аш-су бүлмәсендәге үзенчәлекләрне беләсезме? Төшке ашка элек-электән ихтирам белән караганнар. Җиһаз һәрвакыт матур ашъяулык белән капланган.

Өстәл өстенә утыру тыелган. Аш-су өстәленә бер кыз утырса, ул кияүгә чыга алмаячак, дип саналган. Өстәл почмагына да утырырга ярамый, финанс, сәламәтлек белән проблемалар туарга мөмкин.

Элекке заманда азык-төлекне ташламаганнар. Сөякләрне - этләргә, ипи валчыгы калган булса, ашъяулыкны пөхтә итеп җыеп, калган икмәкне кошларга сипкәннәр. Бернәрсә дә идәнгә төшмәгән.

Өстәлне уч төбе белән сөртсәң - өйгә хәерчелек килер, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар һәм җәнҗаллары башланыр, дип санала. Шул ук вакытта икмәк калдыкларын читкә сибеп, өстәлне сөртергә ярамый, югыйсә, ипи валчыгы тигән кешеләр турында начар сөйләячәкләр. Кул белән өстәлдәге валчыкны себерү ярлыларның өлеше дип санала.

Йорт хуҗасы төнгә раковинада юылмаган савыт-саба калганын яратмый икән. Шулай ук өстәлдә пычак та калдырырга ярамый. Ул хуҗабикәдән үч ала башларга мөмкин. Нәтиҗәдә, савыт-саба еш ватыла, аш-су техникасы кинәт сафтан чыгачак. Гаиләдә талашлар артачак.

Аш-су бүлмәсендә акча санамагыз. Аны биредә сакларга ярый, әмма күләмен башка бүлмәгә чыгып санагыз. Юкса, йортка керәчәк барлык акчалар да "ашалачак".

Хатын-кыз аш-су өстәле артында маникюр ясаса, аңа ире белән тавыш чыгар. Әзерләнгән ризык та тәмсез була, ди.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев