Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Керкәле тракторчысын мотоцикл белән бүләкләгәннәр

50 ЕЛ ЭЛЕК

1968 елга кадәр районда төрле маркадагы 393 трактор  (2019 елда – 297: ред.) булса, 1969 елда ул санга тагын 83 трактор өстәлде. Узган, 1969 елда 41 комбайн кайтты, хәзер 232 бөртек комбайны булды (2019да – 97). Автомашиналар саны да арта. Быел колхозлар 16 йөк машинасы сатып алды.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1970 ел.

Кыш бабай һәм Кар кызы җигелгән атта килеп, 1969 елда 3000 килограммга якын сөт сауган, 25 елдан бирле сыер савучы Бибиҗамал Галимовага (XII партсъезд исемендәге колхоз, Иске Үтәмеш – ред.) Яңа ел бүләген һәм котлауны беренче булып тапшырдылар.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1970 ел.

Девичья Поляна башлангыч мәктәбе укучылары узган елда биш тонна металл ватыклары җыйдылар. Аның акчасына мәктәп күргәзмә әсбаплар һәм уку кирәк-яраклары булдырды. Моннан башка ике укучыга кышкы кием сатып алынды.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1970 ел.

1969 елда районыбызда 743 бала (2019да - 101) бала туган, шуларның өчесе үлгән. Үткән ел районда 343 кеше өйләнгән, 243сенең никахы тантаналы шартларда уздырылган. Иске Кади, Ивашкино һәм Түбән Кармалка авылларында яшьләрнең өйләнешүен яңа йола буенча – кызыл туйлар белән, культура йортларында билгеләп үтәләр.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1970 ел.

Туймәт сигезьеллык мәктәбе укучылары туган колхозларына зур ярдәм итәләр. Алар икенче бригадага 50 центнер көл җыеп тапшырдылар. Бу эштә укытучы коммунист Мәүлет Сөләйманов җитәкчелек итә.

“Ленин юлында” – 7 гыйнвар, 1970 ел.

“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозыннан (Лашман, Әмир) гыйнварның беренче көннәреннән үк дәүләткә авырлыклары 410ар килограммлы 38 баш мөгезле эре терлек, 165әр килограммлы 44 дуңгыз озатылды.

“Ленин юлында” – 7 гыйнвар, 1970 ел.

Районда үткәрелгән чаңгы ярышында Ильич исемендәге колхоз егете Петр Захаров 10 километр араны 38 минут 30 секундта үтте. Ә кызлардан “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы спортчысы Р. Хәсәнова алга чыкты. Ул 3 километрлы дистанцияне 18 минут 35 секундта узды.

“Ленин юлында” – 9 гыйнвар, 1970 ел.

Кар соңарып төште быел. Туфракның өске катламы туң килеш озак ятты. Шул сәбәпле сөрү катламы шактый дымын югалтты.

“Ленин юлында” – 14 гыйнвар, 1970 ел.

Хәзер һәр хуҗалыкта радиоалгыч бар. 1969 елда колхозчылар (Орджоникидзе исемендәге колхозда) 43 телевизор сатып алды, хәзер аларда 81 телевизор, 14 кер юу машинасы һәм бер җиңел машина бар.

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1970 ел.

Түбән Кәминкә авылы уртасында яңа проект белән эшләнгән мәһабәт зур бина калкып чыкты. Ул сигезьеллык мәктәп бинасы булачак. Яңа мәктәп пар белән җылытылачак. Белем йорты тиздән 328 укучыны кабул итәр.

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1970 ел.

Чирмешән производство юл участогы гаражы мөдире Ю. Патинның, яңа ел акча-әйбер лотереясы билетын тикшерүгә, шатлыгы эченә сыймады. Ул тизрәк карт әнисен шатландырырга ашыкты. Әнисенең пенсия акчасын китергәч алган  30 тиенлек билетларына 250 сумлык суыткыч оттылар алар.

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1970 ел.

Орджоникидзе исемендәге колхозда (Югары Кәминкә) 24 тракторга исәпләнгән ремонт мастерское, механикалаштырылган ындыр табагы, орлык саклау склады файдалануга тапшырылды.

“Ленин юлында” – 17 гыйнвар, 1970 ел.

Кармыш сигезьеллык мәктәбенә башка авыллардан йөреп укучылар өчен, ниһаять, интернат эшли башлады. Ул 54 урынлы. Интернатта ашханә, буфет, кызыл почмак бар.

“Ленин юлында” – 17 гыйнвар, 1970 ел.

Төтенле керосинкалардан котылдык, әй шатландык та инде. Ләкин юкка гына булган - газ плитәләребез өчен баллоннар юк.

(Әккәрәйдән килгән хаттан өзек).

“Ленин юлында” – 17 гыйнвар, 1970 ел.

1969 елда район механизаторлары ярышында Орджоникидзе исемендәге колхоз тракторчысы Морадыйм Гыйльфанов (Керкәле) беренчелекне алды. Авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында аңа “Иж-Юпитер” мотоциклы бүләк иттеләр.

“Ленин юлында” – 21 гыйнвар, 1970 ел.

Колхозчыларның III Бөтенсоюз съездыннан Зәйтүнә Хәсәншина (“Алга” колхозы) зур хезмәт күтәренкелеге белән кайтты.

“Ленин юлында” – 24 гыйнвар, 1970 ел.

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев