Минвәгыйз Зәйнетдинов Лашман мәктәбе тарихын барлый
Якташыбыз, ветеран журналист Минвәгыйз Зәйнетдинов туган авылы Лашман, мәктәп тарихы буенча эзләнүләрен дәвам итә, ачышлары турында язмалары әледән-әле матбугатта дөнья күрә.
Шушы көннәрдә ул “Татарстан яшьләре“ газетасында “Искегә тисәң – исең китәрлек“ исемле язма бастырды (2018 ел, 24 май саны). Автор анда моннан 100 ел элек диярлек Лашман мәктәбендә укыткан, халык арасында бик тиз хөрмәт яулап өлгергән Сәлиха һәм Габделбәр Туйкиннар, аларның нәсел-нәсәбе турында яза. Газетада Туйкиннарның 1952 елда төшкән фоторәсеме дә урнаштырылган.
-Бу фоторәсем матбугатта беренче тапкыр басылды, кадерле истәлек, - ди Минвәгыйз Зәйнетдинов. -Алар якташларым өчен дә кызык булгандыр.
фото “Татарстан яшьләре“
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев