Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Миңнеханов һәм Рой Джонс Татарстанда боксны үстерү өстенлекләре хакында сөйләштеләр

Республика блогерлары очрашудагы рәсми фотографиядә ТР Президенты белән данлыклы боксчының йодрыкларын чагыштырган.

Рөстәм Миңнеханов профессиональ бокс легендасы, дүрт үлчәү категориясендә элеккеге дөнья чемпионы кече Рой Джонс белән күреште. Алар республикада профессиональ һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Бокс — характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанда яшәүче меңләгән яшьләре өчен тормышка юллама булырга мөмкин», — диде Рөстәм Миңнеханов легендар спортчы белән әңгәмәдә.

Татарстан Республикасы Президенты һәм элеккеге дөнья чемпионы Татарстанда «Бокс — мәктәпләрдә» федераль спорт-мәгариф проектын үстерү перспективалары хакында сөйләштеләр. Әңгәмәдә РФ Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев катнашты.

Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан фотолар Татарстан социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында актив тарала. «Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!» — дип язган блогерларның берсе.

Легендар боксчы кече Рой Джонс Казанга профессиональ спорт буенча «Казан Кремле кубогы» турнирына килде.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев