Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Миләш күп булса — кыш салкын була: синоптиклар нәрсә ди?

Миләш күп булган елны кыш та карлы, салкын килә дигән сынамыш дөреслеккә туры киләме? Илнең баш синоптигы шул сорауга җавап бирде.

Быел күп җирдә миләш ишелеп уңды. Миләш күп булса — кыш та салкын килә дигән әйтем бар халыкта. Бу чыннан да шулаймы соң? РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд әлеге сорауга болай дип җавап биргән.

"Биологлар белән бергә, соңгы 100-110 ел дәвамында без миләш уңган еллар буенча мәгълүмат тупладык. Ул елларны салкын булганмы? Юк булып чыкты. Җылы кышлар да булгалаган... Сынамышларга ышану нигезсез. Без моны инде тикшердек”, - ди Вильфанд. Салкын кыштан соң эссе җәй килә дигән халык ышануы да расланмаган икән.

Синоптикларның быелгы кышка фаразларына килгәндә, һава температурасы нормадан югары булмаячак. (Татарстанда ноябрьдә бу -3,7 градус, декабрьдә -9,6 градус, гыйнварда -13,6 градус, февральдә -12,3 градус норма дип исәпләнә).

“Бу әле фаразлар гына. Без аларны кыш якынлашкач коррекцияләячәкбез әле”, - ди Россиянең баш синоптигы.

Илнең төньяк регионнарында температура югарырак булачак, имеш. Чит ил метеорологлары бөтенләй дә Россиядә җылы кыш көтелә дип белдергән. 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев