Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәңгелек утта йомырка кыздырган...

65 яшьлек хатын мондый адымга баруының сәбәбен аңлаткан.

Мәскәү өлкәсенең Пушкин шәһәрендәге Мәңгелек утта бер хатын йомырка кыздырган. Шаккатыргыч вакыйганың видеосы интернетка таралып, ил буенча шау-шу уятты. 

Мемориал каршындагы ут янына тезләнеп, йомырка тәбәсе әзерләгән хатын турындагы видеолар, фотолар социаль челтәрләргә таралды. Мондый башка сыймаслык адымга баручыны хокук сакчылары тоткарлаган. Ул Красноармейск шәһәрендә туган 1956 елгы хатын булып чыккан.

"Без ресторанда ашап өйрәнмәгән, ә җәмәгать туклануы – ул иртәнге, төшке һәм кичке аш. Миңа кайнар ризык кирәк!" — дип сәер генә аңлаткан гамәлен хатын. Социаль челтәрләрдә аны йортсыз булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Хатынга карата "мәрхүмнәрнең мәетләрен һәм аларны күмү урыннарын мәсхәрәләү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев