Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәчеттә – ифтар ашы

Рамазан аеның 15нче көнендә Чирмешән мәчетендә, бүген Чирмешәндә яшәүче, тумышлары белән Урманасты Үтәмешнекеләр ифтар мәҗлесе уздырдылар. Мәчеттә быел мондый мәҗлес моңа кадәр инде җиде тапкыр булды. - Әгәр дә өлкәннәребезнең 20 проценты чамасы гына булса да мәчеткә йөрсә, безгә бу мәчет кенә җитмәс иде, - ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир...

Рамазан аеның 15нче көнендә Чирмешән мәчетендә, бүген Чирмешәндә яшәүче, тумышлары белән Урманасты Үтәмешнекеләр ифтар мәҗлесе уздырдылар. Мәчеттә быел мондый мәҗлес моңа кадәр инде җиде тапкыр булды.

- Әгәр дә өлкәннәребезнең 20 проценты чамасы гына булса да мәчеткә йөрсә, безгә бу мәчет кенә җитмәс иде, - ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов.
- Шөкер, дин юлына басучылар саны арта бара.
Тәслия Мөхәммәтҗанова һәм Кадрия Мөхәммәтшиналар һәр көнне диярлек 80-100 кешегә аш әзерлиләр. Бу эштә аларга Римма Хәлиуллина, Зәйнәп Сәйфетдинова, Кәүсәрия Җиһаншиналар да булыша.
- Үзегез дә ураза тотып, шулкадәр зур табын көйләү авыр түгелме? - дигән сорауга алар: - Эш белән көннең үткәнен сизмибез дә, - диделәр.
Ифтар ашына җыелган халыкка Төркиядән килгән коръән-хафиз Түнҗәр Зирдали Коръән сүрәләре укыды. Авыз ачканнан соң Хәбир хәзрәт Ханов йөрәкләргә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде.
- Мәчеттә ифтар мәҗлесләре, дини укулар оештыруда хәзрәтебезнең өлеше зур. Без аңа бик рәхмәтле. Мәчеткә гел барасы килеп тора, - ди, биредә дин дәресләре өйрәнгән Фәридә Бәдретдинова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш