Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 25 июль 2013 яңалыклары

    • 25 июль 2013 - 10:16
      Мәчеттә – ифтар ашы
      Рамазан аеның 15нче көнендә Чирмешән мәчетендә, бүген Чирмешәндә яшәүче, тумышлары белән Урманасты Үтәмешнекеләр ифтар мәҗлесе уздырдылар. Мәчеттә быел мондый мәҗлес моңа кадәр инде җиде тапкыр булды. - Әгәр дә өлкәннәребезнең 20 проценты чамасы гына булса да мәчеткә йөрсә, безгә бу мәчет кенә җитмәс иде, - ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир...
    • 25 июль 2013 - 09:46
      Яңгыр көттек – боз яуды
      25 июль көнне район үзәгендә кыска вакытлы көчле җил һәм яңгыр кайбер шәхси хуҗалыкларга зыян китерде. Чирмешәннең көнчыгыш микрорайонындагы Юбилей урамында боз да яуган. Җил бер хуҗалыкта гаражның түбәсеннән профнастилны алып ташлаган. Аны күптән түгел генә япкан булганнар. Тагын берәүләрнең теплицасына зыян килгән. Бәркәтәдә дә боз явып, яшелчәләрнең сабакларын сындырган,...
    • 25 июль 2013 - 09:37
      Яңа мәктәп кебек була
      Яңа Элмәле урта мәктәбендә апрельдә башланган ремонт ахырына якынлаша дисәң дә була. 20 августтан да калмый, монда эшне төгәлләргә исәплиләр. - Дөрес, графиктан бераз калышабыз, - ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. - Бүген мәктәптә җиде бригада эшли. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар да ярдәмгә килде. Якын көннәрдә ашханәгә җиһазлар алырга барабыз....
    • 25 июль 2013 - 07:27
      Чирмешән хәбәрләре
      Югары Кәминкә авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына бирелүче субсидиягә ике йорт төзелә. Сугыш ветераны Гыйльметдин Галиәкбәровка һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Әминә Хәнәфиевага үз нигезләрендә өйне күтәреп, түбәсен япканнар да. Чирмешәннең Макаринский урамы юлын кабат тоташ асфальтлаячаклар. Кирәк эш, монда юл күптән...
    • 25 июль 2013 - 04:47
      Чирмешәндә – төрек коръән - хафизы
      Районга Төркиядән бер айлык командировкага коръән-хафиз Түнҗәр Зирдали килгән. Ул Рамазан ае дәвамында Чирмешән мәчетендә намазга һәм ифтарга җыелган халыкка Коръән укый. Авыл халкы аны мәчет микрофоны аша да ишетә ала. Кунак Коръәнне ун төрле мәкам белән укый. Татарстан белән Төркия мөфтияте арасында төзелгән килешү буенча һәр елны Татарстан Төркиягә,...
    • 25 июль 2013 - 04:30
      Ашлыкка урын бар
      Урак барышында Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе тәүлек дәвамында эшли. - Яңа уңышны кабул итә башладык та, - ди оешма директоры Айдар Харисов. - "Үтәмеш", "Алга", "Лашман АГРО", "Моляков В.А." хуҗалыкларыннан арыш килде.Беренче уңыш начар түгел, чиста. Бүген складларда 1096 тонна яңа уңыш бөртеге урын алды. Предприятиедә өч киптерү агрегаты...