Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Малайның борынында конструктор кисәге алты ай чамасы яткан

Тишекле капкач формасындагы деталь һаваны бераз үткәргән һәм баланың борыныннан сызгыру тавышы чыгып торган.

Мәскәү табиблары сигез яшьлек малайның борыныннан конструктор детале табып алган. Бу предмет баланың борын куышлыгында алты ай чамасы торган. 

Малайда ОРВИ билгеләре була, аны хастаханәгә китерәләр. Табиблар карагач, баланы хирургия бүлегенә күчерә. Биредә аның бронхларыннан чит предмет табып алалар.

«Малайның температурасы күтәрелә, сулыш алуында хырылдаулар ишетелә башлый, үпкәләрдәге сызгыру тавышы ерактан да ишетелә», — дип сөйли белгечләр.

Баланың бронхына тишекле капкач формасындагы конструктор детале кереп киткән. Ул һаваны бераз үткәрә, ләкин балага барыбер һава җитми. Шуңа күрә аның уң як бронхы тулып күперә башлый.

Хәзерге вакытта чит предметны алганнар, баланы табиблар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев