Сак бул, соңгысы булмасын: тау шуганда истә тотарга кирәкле 6 КАГЫЙДӘ
Елны күңелсез хәбәрләрдән башлыйбыз. Ял иткәндә тюбинг, “ватрушка”ларда шуып, зыян күргән кешеләр турында берничә хәбәр чыкты. Хәтта өч яшьлек сабыйның гомере өзелү турында да хәбәр иттек. Кызганыч, һәрдаим искәртеп торсак та, мондый очраклар ел саен кабатлана. Төрле тән җәрәхәтләре алып, сәламәтлекләренә зыян килүче кешеләр, аеруча балалар күп.