Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лагерьда фонарьсез дә булмый

Мәктәп укучылары өчен җәен районның "Кояшлы" лагеренда, ундүрт мәктәп яны һәм ике хезмәт лагеренда ял сменалары оештырыла. Янгыннарны күзәтчелек итү белгечләре әүвәл "Кояшлы"ны тикшереп, аны балалар кабул итәргә әзер, дип тапкан. Җитәкчедән кала, лагерьларда янгын куркынычсызлыгы өчен аерым бүлмәләрдә махсус билгеләнгән тәрбиячеләр, вожатыйлар, ашханә мөдирләре дә җаваплы, ди белгечләр. Аларның...

Мәктәп укучылары өчен җәен районның "Кояшлы" лагеренда, ундүрт мәктәп яны һәм ике хезмәт лагеренда ял сменалары оештырыла. Янгыннарны күзәтчелек итү белгечләре әүвәл "Кояшлы"ны тикшереп, аны балалар кабул итәргә әзер, дип тапкан.

Җитәкчедән кала, лагерьларда янгын куркынычсызлыгы өчен аерым бүлмәләрдә махсус билгеләнгән тәрбиячеләр, вожатыйлар, ашханә мөдирләре дә җаваплы, ди белгечләр. Аларның исем-фамилияләре бинага, бүлмәгә кергән уңайда табличкага язып куела. Кагыйдә нигезендә, балалар яшәгән һәр торакта эвакуацияләү планын эшләп кую да кирәк. Ут чыгу хакында хәбәр итү системасы төзек булырга тиеш.

Объектларда җаваплы кеше үзенә йөкләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, бу затны хәтта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.
Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы Андрей Фомин тагын түбәндәгеләрне кабат искә төшерә:
-лагерь директоры янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча һәр хезмәткәрдән зачет алып, махсус ведомостьтә кул куйдырырга тиеш;
-балалар ял иткәндә лагерьда тәүлек буе, төннәрен бигрәк тә, уяу дежурлык оештыру таләп ителә;
- барлык биналарда янгын сүндерү җиһазлары, элемтә чаралары булырга тиеш. Ут сүнгән очракка дежурныйда электр фонаре булу шарт;
-ут-фәлән чыккан очракта хезмәткәрләр нишләргә тиешлеген аңлаткан инструкция эшләү кирәк;
-лагерь директоры балалар һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәвен һәрдаим күзәтеп, тикшереп торырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерЬ Янгын куркынычсызлыгы Кояшлы