Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лаеклы пенсия алу өчен, законлы эш урыны кирәк

Кечкенә пенсия алуның төп сәбәбе – рәсми булмаган эшкә урнашу һәм “соры хезмәт хакы” алу.

-Чирмешән районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия шундый очракларны, хезмәт хакын түләмәү, эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән формаль булмаган эш, рәсми булмаган түләү очракларын үз утырышларында тикшерә һәм тиешле карарлар чыгара, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.

“Соры хезмәт хакы” эш бирүче теләге буенча гына түләнә,  аның күләме, тәртибе һәм сроклары бернинди документлар белән беркетелмәгәнлектән, мондый түләүләр теләсә кайсы вакытта туктатылырга мөмкин. “Конверттагы хезмәт хакының” бары минуслары гына бар, тотрыклы хезмәт хакы юк икән, зур  пенсиягә дә өметләнеп булмый, ялы да эш бирүченең теләгеннән генә тора. “Ак хезмәт хакы” алучы гражданинга отпуск та, больничный да түләнә, зур хезмәт хакы алучының пенсиясе дә яхшы булачак.

Хезмәт хакын түләү, хезмәт хакын тоткарлау өлешендә эш бирүче тарафыннан хезмәт законнарын бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоннары эшли:

8(84396)2-54-38-муниципаль район башкарма комитеты;

8 (84396)2-54-59 – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев